news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Россиянең иң яхшы төбәкләре рейтингында дүртенче урын алган

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яшәү сыйфаты буенча рейтингта 68,184 балл белән дүртенче урынны били. Экспертлар, шул исәптән, төбәкләрнең социаль-икътисади хәлен, хезмәт базарының торышын, халыкның матди иминлеген, фәнни-техник үсешен һәм халыкның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын бәяләде. Рейтингны РИА Новости белгечләре әзерләде.

Рейтингны Мәскәү (83,604 балл) җитәкләде, икенче урында - Санкт-Петербург (81,769) балл. Шулай ук иң имин төбәкләр өчлегенә Мәскәү өлкәсе (73,187 балл) дә кергән.

Рейтингның бишенче урынында, Татарстаннан соң ук Ханты-Манси автономияле округы - Югра, алтынчы урында - Ямал-Ненец автономияле округы.

Башкортстан, 58,940 балл җыеп, 13 нче урынны алды. Рейтингны Ингушетия (23,590), Еврей автономияле өлкәсе (22,851) һәм Тыва Республикасы (21497) йомгаклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot