news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россиянең иң яхшы спорт төбәге булып танылды

Татарстан елның иң яхшы спорт төбәге буларак СБК (Sport Business Awards) премиясенә ия булды. Бүләк республиканың Спорт министрлыгы җитәкчесе Владимир Леоновка тапшырылды. Бу хакта министрлыкның Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Премияне тапшыру тантанасы Мәскәүдә узды.

«Без нәрсә оттык? Гадәттәгечә, без нәрсәдер оттык», - дип шаяртты Леонов, бүләкне кабул итеп.

Ул тантанада катнашучыларны Татарстанга чакырды һәм Россия - үз төбәкләре белән данлыклы бөек спорт державасы, дип билгеләп үтте.

Моннан тыш, спорт бизнесы һәм идарә өлкәсендәге премиягә Казанның «УРАМ» экстрим-паркы ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100