news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россиянең иң имин төбәкләре исемлегендә 18нче урынны алган

Татарстан 2023 елның 4 кварталы нәтиҗәләре буенча Россиянең иң имин төбәкләре рейтингында 18нче урынны алды. Әлеге топ гражданлык җәмгыятен үстерү фонды тарафыннан төзелгән.

Билгеләп үтелгәнчә, рейтинг төзегәндә экспертлар уртача хезмәт хакы һәм тормыш итүнең минималь бәясе чагыштырмасын исәпкә алган. «Минималка» төшенчәсенә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның теркәлгән җыелмасын, шулай ук аена бер кешегә минималь кирәкле хезмәт күрсәтүләрне керткәннәр. Өстәвенә, бәяләр турындагы мәгълүматны Росстаттан алганнар.

Нәтиҗә буенча Татарстанда уртача хезмәт хакын 81,9 мең сум, ә тормыш итү бәясен 18,8 мең сумга бәяләделәр. Республиканың индексы - 4,34.

Рейтингта беренче урынны Мәскәү алды. Россия башкаласында тормыш итү бәясен 31,6 мең сумга, ә уртача хезмәт хакын 218,6 мең сумга бәяләделәр. Бу ике күрсәткеч нәтиҗәсендә «илнең төп шәһәре»нең индексы 6,9 тигез булган. 6,65 индексы белән икенче урынны Ямал-Ненец автономияле округы алды, анда тормыш итү 25,2 мең сум, ә уртача хезмәт хакы 168 мең сум тәшкил иткән. Алдынгылар өчлеген Ханты-Манси автономияле округы йомгаклый (индекс - 6,38, тормыш итү бәясе - 23,8 мең сум, уртача хезмәт хакы - 152,3 мең сум).

Имин төбәкләр бишлегенә шулай ук Чукотка (индекс 6,16 , тормыш итү бәясе - 35,4 мең сум һәм уртача хезмәт хакы - 218,6 мең сум), Ненец автоном округы (күрсәткечләр: 6,09 / 26,1 мең/ 159,5 мең сум) кергән.

«Унлыкка» шулай ук Магадан өлкәсе, Саха Республикасы (Якутия), Мурманск һәм Сахалин өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Камчатка крае кергән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Санкт-Петербург Сахалин өлкәсе белән тугызынчы урынны бүлеште.

Рейтингта барлыгы 35 төбәк тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100