news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Россиянең әдәби флагманы» булды

Татарстан «Россиянең әдәби флагманы» булды
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Татарстан «Иң күп укый торган төбәк» бөтенроссия конкурсында «Россиянең әдәби флагманы» исеменә лаек булды. Республикага җиңүне «Күчмә китапханә» проекты алып килгән. Бу хакта оештыручылар сөйләде.

«Күчмә китапханә» күпсанлы акцияләрне, язучылар белән очрашуларны һәм төрле балалар учреждениеләрендә һәм шәһәр киңлекләрендә яшь укучыларга китаплар бирүне үз эченә ала. Чарада барлыгы 165 меңнән артык укучы катнашкан.

«Иң күп укый торган төбәк» үзендә «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумын оештыру мөмкинлегенә ия булачак, аның программасына җиңүче төбәк белән конкурсның иң актив катнашучылары чаралары да кертеләчәк», - дип билгеләп үттеләр оештыручылар.

Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәләре, Ставрополь крае конкурсның лауреатлары булды. Белгород өлкәсенә «Китап һәм уку территориясе» статусы бирелде.

«Иң күп укый торган төбәк» конкурсы федерациянең барлык субъектларын берләштерде, аларга китапны һәм укуны алга сөрү буенча иң якты, үзенчәлекле һәм уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашу мөмкинлеге бирде», - диде конкурсның жюри рәисе, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100