news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Россиянең тормыш сыйфаты иң югары булган алдынгы 10 төбәге арасына керде

Рейтингтагы беренче өч урынны, моннан алдагы еллардагы кебек үк, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе били.

Татарстан Россиянең тормыш сыйфаты иң югары булган алдынгы 10 төбәге арасына керде

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россиянең тормыш сыйфаты иң югары булган төбәкләре рейтингында дүртенче баскычта урнашты.

РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүдә хәбәр ителгәнчә, рейтингтагы беренче өч урынны, моннан алдагы еллардагы кебек үк, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе били. Тыва Республикасы, Байкал арты крае һәм Карачай-Черкас Республикасы - рейтингның иң соңгы баскычында.

«Беренче унлыкка шулай ук Татарстан, Белгород өлкәсе, Краснодар крае, Ленинград өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы – Югра һәм Калининград өлкәсе керә», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, беренче унлыкның составы моннан алдагы рейтинг белән чагыштырганда үзгәрмәгән. Федерация субъектлары тулаем төбәк продуктының, ваклап сәүдә әйләнешенең, төп капиталга инвестицияләрнең 40 процентка якыны әлеге төбәкләргә туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot