news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россиянең икътисади яктан иң сәламәт ун төбәге арасына керде

Россия субъектлары арасында чималга бай, эшкәртү тармагы нык үсеш алган, шулай ук институциональ рентасы булган төбәкләр рейтингының лидерлары дип табылды.

Татарстан Россиянең икътисади яктан иң сәламәт ун төбәге арасына керде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россиянең икътисади яктан иң сәламәт төбәкләре рейтингында сигезенче урынны алды. Бу хакта «Известия» газетасы «Эксперт ПА» рейтинг агентлыгы һәм «Росконгресс» фонды күзәтүенә сылтама белән хәбәр итә.

«Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Сахалин, Төмән, Магадан, Ленинград өлкәләре, Татарстан Республикасы, Ямал-Ненец, Ханты-Манси округлары һәм Санкт-Петербург шәһәре икътисади яктан иң сәламәт төбәкләр арасына керде», диелә хәбәрдә.

2019 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, чималга бай, нык үсеш алган эшкәртү тармагы, шулай ук институциональ рентасы булган Россия субъектлары икътисади яктан сәламәт төбәкләр рейтингы лидерлары дип табылды.

Чечен, Бурятия, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкас, Ингушетия, Тува, Калмыкия республикалары, Алтай, Байкал арты крайлары һәм Курган өлкәсе икътисади яктан сәламәт төбәкләр буенча антилидерлар унлыгына керде. Белгечләр чималның юклыгын яки җитәрлек күләмдә булмавын тискәре динамика факторы дип атый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100