Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Россиянең иң яхшы спорт төбәге дип табылган
Мәскәүдә ел саен үткәрелүче "Спорт корылмалары. Ел нәтиҗәләре" премиясен тапшыру тантанасы булды
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Кичә, 18 декабрьдә, Мәскәүнең "Открытая Арена" стадионында "Спорт корылмалары. Ел нәтиҗәләре" премиясен тапшыру тантанасы булды. Татарстан өч номинациядә җиңү яулады. Татарстан - иң яхшы спорт төбәге, "Kazan-Arena" - иң яхшы стадион, ә Спортның судагы төрләре сарае иң яхшы бассейн дип игълан ителде. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Чараны РФ Спорт министрлыгы белән берлектә «SportsFacilities» журналы (SportB2B нәшрият йорты) оештырган.
Бүләкләрне РФ спорт министрының беренче урынбасары Павел Новиков тапшырды, ә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов аларны кабул итеп алды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
"Спорт корылмалары. Ел нәтиҗәләре" премиясе Россиядә соңгы елларда төзелгән иң яхшы спорт объектларын "Футбол стадионнары", "Боз ареналары", "Бассейннар", "Иң яхшы зур күләмле спорт проектлары", "Күп функцияле спорт комлекслары", "Кышкы спорт объектлары", "Җәйге спорт объектлары" номинацияләрендә билгеләгән.
Шулай ук "Спорт төбәге", "Спорт корылмаларының иң яхшы идарәчеләре һәм директорлары", "Елның иң яхшы фитнес проекты", "Балалар хәйрия проекты", "Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт", "Иң яхшы спорт ивенты" һәм "Ел кешесе" номинацияләрендә дә бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз