news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан - Россиянең иң яхшы инновацион төбәге

"Ачык инновацияләр" форумы кысаларында "Россиянең иң яхшы инновацион төбәге-2016" конкурсына нәтиҗә ясалган.

(Мәскәү, 26 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә "Ачык инновацияләр" V халыкара форумында "Россиянең иң яхшы инновацион төбәге-2016" конкурсына нәтиҗә ясалган. Конкурста Татарстан җиңү яулаган, дип хәбәр итә республика Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

2016 елның җиңүче төбәк кубогы Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здуновка тапшырылган. "Россиянең иң яхшы инновацион төбәге" конкурсы 2012 елдан башлап Хөкүмәт, Россиядә инновацион инфраструктуралар булдыруда катнашучы коммерцияле һәм җәмгыяви структуралар катнашында, Төбәкләрнең инновацион үсеше агентлыгы экспертлары тарафыннан оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100