Татарстан Россиянең иң төзек төбәкләре исемлегенә кергән
Россия төзелеш һәм ТКХ министры сүзләренчә, ул җитәкләгән ведомство иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм үстерү стандартларын әзерли.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Россиянең иң төзек төбәкләре арасына керә. Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень RT телеканалына биргән интервьюсында республикага шундый бәя биргән.
«Төзекләндерүгә килгәндә, без, әлбәттә инде, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Татарстан, Башкортстан кебек төбәкләрне атый алабыз», - диде министр.
Ул шулай ук Мәскәү өлкәсендә һәм илнең көньяк төбәкләрендә бик төзек шәһәрләр очравын искәртте.
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры сүзләренчә, ул җитәкләгән ведомство иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм үстерү стандартларын әзерли. Алар шәһәр мохитен үстерү программасын гамәлгә ашыруны бәяләү өчен кирәк.