news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россиянең иң төзек төбәге итеп танылды

Республика 2017 елда “Уңайлы шәһәр мохитен һәм Торак-коммуналь хуҗалыгын формалаштыру” өстенлекле проекты лидеры булды.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы 2017 елда “Уңайлы шәһәр мохитен һәм Торак-коммуналь хуҗалыгын формалаштыру” өстенлекле проекты лидеры булды. Бу хакта Россия төзелеш һәм Торак-коммуналь хуҗалык министры Михаиль Мень сүзләренә сылтама белән “Известия” яза.

Гомумән ил буенча караганда, республикада күпкә иртәрәк шәһәр мохитен үстерү проблемалары белән шөгыльләнә башладылар, дип билгеләп үтте министр.

Декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минеханов “Шәһәр мохите” проекты федераль иҗтимагый советын җитәкләде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр мохитен төзекләндерү программасына ихтыяҗ булуын әйтте. “Бүлеп бирелгән акча алдагы көн өчен сарыф ителә, кешеләр проектны чынга ашыруда үз катнашлары булуын аңлыйлар”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100