Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Россиядәге вәкиллегендә Байкал арты крае белән хезмәттәшлек турында сөйләштеләр
ТР вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Байкал арты крае Хөкүмәте вәкиллеге җитәкчесе Даниил Пличенко белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Даниил Владимирович әлеге вазифага агымдагы елның язында билгеләнде, бу аның Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенә беренче сәфәре.
Очрашуда шулай ук Пличенконың урынбасарлары Азнаур Отевов һәм Павел Князев та катнашты.
Очрашуның максаты Тулы вәкаләтле вәкиллекнең эш тәҗрибәсе белән танышудан гыйбарәт булды.
Равил Әхмәтшин вәкиллек структурасы, оешманың эш юнәлешләре турында сөйләде.
Яклар вәкиллекләрнең үзара хезмәттәшлеге буенча алга таба гамәли адымнар турында килештеләр, ике төбәк арасында эшлекле элемтәләрне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Шул исәптән Татарстан Республикасы белән Байкал арты крае арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалау мөмкинлеге турында да сүз барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз