news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан яшь эшмәкәрләр саны буенча Россиядә бишенче урынны алды

Татарстанда 35 яшькә кадәрге 35,5 меңнән артык кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр ТР Икътисад министрлыгында. Алар төбәктәге шәхси эшмәкәрләрнең өчтән берен диярлек тәшкил итә. Татарстан яшь шәхси эшмәкәрләр саны буенча Россия субъектлары арасында бишенче урында тора.

Бу күрсәткеч буенча Россиядә алдынгы урыннарны Мәскәү (112 мең), Мәскәү өлкәсе (89 мең), Краснодар крае (61 мең) һәм Санкт-Петербург (54 мең) алды. Татарстандагы яшь эшмәкәрләр еш кына сәүдә (12,6 мең), йөк ташу (10,7 мең) һәм фәнни-техник эшчәнлек (3 меңгә якын шәхси эшмәкәрлек) өлкәсендә эшлиләр. Агымдагы елның март аена Татарстанда 189 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә, алар арасында 121,5 меңгә якыны шәхси эшмәкәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot