news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан Россиядә йогышлы ВИЧ авыруы таралышы буенча 25 урында тора
«Сәламәтлек” илкүләм проектының халыкның иммунитетын күтәрү юнәлеше нигездә үтәлде. Татарстан моны раслаган күрсәткечләр буенча Россиядә иң алдынгы
Скопировать ссылку
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). «Сәламәтлек” илкүләм проектының халыкның иммунитетын күтәрү юнәлеше нигездә үтәлде. Татарстан моны раслаган күрсәткечләр буенча Россиядә иң алдынгы төбәкләрдән булып санала”, - дип белдерде РФ санитария буенча Баш табибы Геннадий Онищенко ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында.
Аның сүзләренә караганда, Россия Федерациясендә В гепатиты белән авыручылар саны күрсәткече 100 мең кешегә 3тән әз генә кимрәк санны тәшкил итә. “Бу кискен В гепатиты авыруы бетү турында сүз алып барырга мөмкинлек бирә. 2009 елда без 195 мең кешене вакцинацияләргә тиеш идек. Бу планны тулысынча үтәү 2010 елга калдырылды. Бүгенге көнгә беренче аппликация 100 процентка үтәлде. Калган икенче һәм өченче аппликацияләр июнь аенда төгәлләнәчәк. Хәзерге вакытта федераль бюджетта моңа акча җитеп бетми. Илебездә 40 миллион кешене вакцинацияләргә кирәк”, - диде Геннадий Онищенко һәм ТР Вице-премьеры Равил Моратовтан һәм министр Айрат Фәрраховтан әле бу чирдән вакцинацияләнмәгән эшләүче халыкны бу авырудан саклап калуга үз өлешен кертүләрен үтенде. Геннадий Онищенко әйтеп үткәнчә, кызылча һәм үпкә чиреннән вакцинацияләү белән бәйле проблемалар да әле илебездә кискен булып тора.
Коллегия утырышында санитария буенча Баш табиб Татарстанда ВИЧ инфекциясе таралышы күрсәткеченең, Россия белән чагыштырганда, кимрәк булуын ассызыклап узды. Россиядә бу күрсәткеч 356ны тәшкил итсә, республикада ул 304 белән исәпләнә. Татарстан Россиядә йогышлы ВИЧ авыруы таралышы буенча 25 урында тора. “Бүгенге көндә медикларның бурычы – ВИЧле яшьләргә җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итәргә булышу. Андый кешеләр дә бала тудырырга, укырга, бизнес белән шөгыльләнергә сәләтле”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot