news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россиядә торак төзелеше темплары буенча 20 алдынгы төбәк арасына керде

Илдә ел саен 75 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастырыла.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Торак сафка бастыру темплары буенча Россия төбәкләре рейтингы дөнья күрде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.

Исемлектә Ленинград һәм Мәскәү өлкәләре алдынгы рәтләрне били. 2018 елның июленнән 2019 елның июнь аена кадәр бер кешегә исәпләгәндә әлеге өлкәләрдә 1,221 һәм 1,111 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Татарстанда әлеге күрсәткеч 0,671 квадрат метр тәшкил итә.

Илдә ел саен 75 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастырыла.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2024 елда Татарстанда торак сафка бастыру күләме 3,6 миллион квадрат метрга кадәр артыр дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100