Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Россиядә офшор амнистиясе лидерына әйләнә, дип игълан итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан Дмитрий Киселев
“Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Д.Киселев “Татар-информ”да биргән эксклюзив интервьюсында шулар һ.б хакында сүз бара
(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Җыенына юлламасы положениеләренең берсе булган офшор амнистиясен үтәүне гарантияләү турында тәкъдим-инициатива белән чыкты. Чынлыкта, ил Президенты инде 3 нче тапкыр бу мәсьәләне шундый югары даирәдә күтәрә, Татарстан исә бу юлы РФ Хөкүмәтеннән дә алда булып чыкты... Шул рәвешле, Татарстан Россиядә офшор амнистиясе лидерына әйләнә. Бу бик вакытлы, акыллы һәм кискен адым.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Дмитрий Киселев “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгында вакытта биргән интервьюсында шулай дип белдерде, республика лидеры белән сөйләшүнең сенсациясе шул, ә Татарстан Президентының мондый тәкъдиме Наполеон, Кутузовча, дип атады.
Президент Путин чыгышыннан соң тренд аңлашылса да, капиталын чит илләрдә урнаштырганнарның илгә акчаларын кайтаруда кая, кемгә шалтыратырга, ягъни ничек элемтәгә керергә икәне билгеле түгел, мисалга, салым, федераль куркынычсызлык, чик сакчылыгы, таможня хезмәтләренәме, - билгесез, дип Д.Киселев аның гамәлгә ашыру механизмнары булмавын, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең шәхсән очрашуга, һәр шалтыратуны кабул итәргә һәм ул акчаларны республикада инвестицион проектларга кертеп җибәрүдә булышырга әзер булуын белдерде, шундый тәкъдим белән чыкты. Хәзер аңлашыла: чит илләрдән капиталыңны илгә кайтару өчен Татарстан Президентына шалтыратырга кирәк. Чыннан да, Татарстанның тәкъдим итәрлек мөмкинлекләре бар, аннан соң, бөтен дөнья киңлегендә офшорларга ау бара, Евроберлек (ЕС) банк системасы ышанычны югалтты һәм бу әлеге берлекнең юридик карамагындагыларда теләсә нәрсә килеп чыгарга мөмкин дигән сүз, ә чит илләрдә андый капиталы булган россиялеләр өчен үз илендә - Россиядә иң ышанычлысы, диде.
Тагын мәсьәләнең шул мөһим ягы бар: Россиягә офшордан кайтарылган капиталның керемгә 13 процентлык салымы җирле, бу очракта Татарстан бюджетына күчереләчәк, нәтиҗәдә, республика моннан бик ота, башка төбәкләр дә Татарстаннан үрнәк алып, гарантияләрен туплап тәкъдим белән чыга ала, дип аңлатты Д.Киселев. Аның сүзләренчә, Россиядән читтә ватандашларыбыз булган физик һәм юридик затларның, ягъни офшорларда уртача триллион АКШ доллары күләмендә капитал ята.
“Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Дмитрий Киселев белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский арасындагы әңгәмә сайтта урнаштырыла. Анда сүз Россиягә бәйле халыкара сәясәт, Украинадагы вазгыять дәвамлылыгы, ММЧда дөреслек һәм ялган аналитика һ.б. турында барды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз