news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россиядә медицина өлкәсен модернизацияләүдә катнашачак

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Идел буе федераль округының “Медицина - яшәү дәрәҗәсе өчен” IV Гомумроссия медицина форумы ачылды

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Идел буе федераль округының “Медицина - яшәү дәрәҗәсе өчен” IV Гомумроссия медицина форумы ачылды. Аны ачу тантанасында рәсми затлардан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова, республикабызның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнаштылар. Кунак булып форумга “Медицина - яшәү дәрәҗәсе өчен” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте президенты Георгий Новиков, РФ баш онкологы, П.Герцен исемендәге Мәскәү онкология фәнни-тикшеренү институты директоры, профессор Валерий Чиссов, Россиянең башка шәһәрләреннән белгечләр дә килгәннәр иде.
Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, форумның максаты – медицина, закон чыгару һәм башкарма хакимият, гражданлык җәмгыяте структуралары вәкилләрен сәламәтлек саклау өлкәсенә нәтиҗәле оештыру-методологик формаларны, халыкка сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган яңа технологияләрне гамәлгә кертү эшенә җәлеп итү.
Римма Ратникова үзенең котлау чыгышында РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызловның форум ачылышы белән тәбрикләү юлламасын ирештерде. “Бүгенге форум халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә зур әһәмияткә ия. Аның максаты – бу юнәлештә стратегик мәсьәләләрне хәл итү, белгечләргә тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар тудыру, халыкка сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтү юнәлешен гамәлгә ашыруда яңадан-яңа проектларны алга этәрү. Бүген яшәү дәрәҗәсе - барлык җәмгыятебезне кызыксындыра торган тема. Әлеге мәсьәләне чишүгә дәүләт генә түгел, җәмгыять тә үз өлешен кертергә тиеш. Татарстаныбызда җирле хакимият әлеге мәсьәләне уңай хәл итәргә тырыша. Быел инде без уртача гомер озынлыгын 70 яшькә кадәр озынайтуга ирештек. Быелның июленнән без халкыбыз саны күрсәткечен арттырдык”, - диде ул.
ТР Хөкүмәте исеменнән форумда катнашучыларны Айрат Фәррахов та котлады. Аның сүзләренчә, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе кешегә йөз белән борылды. Медицина учреждениеләре, анда эшләүче белгечләр кешеләргә сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтергә тырыша. Россиянең сыйфат өчен премиясенә 12 медицина учреждениесе дәгъва итте. Икесе – Төбәкара клиника-диагностика үзәге һәм Әлмәттәге “Татнефть” ААҖтенең медицина-санитария часте әлеге премиягә лаек дип табылды.
Георгий Новиков үз чыгышында сәламәтлек саклау өлкәсен яңартуда иҗтимагый хәрәкәтләрнең роле турында сөйләде. 2008 елда узган “Медицина - яшәү дәрәҗәсе өчен” Гомумроссия медицина форумында “Медицина хезмәткәрләре берләшмәсе” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтен оештыру идеясе күтәрелде. Әлеге идея быелның февралендә тормышка ашты. Бүген бу оешма илебез төбәкләрендә үзенең 70 бүлеген ачты. Оешма һәр медицина хезмәткәренә төрле мәсьәләләр буенча үз фикерен җиткерергә мөмкинлек бирә. Әлеге берләшмә бүген “Киләчәккә караш” исемендәге медицина проектларын тормышка ашыра. Алар сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңа технологияләр, өлкәне оештыру һәм медицина ярдәме сыйфаты, медицина иминиятенең актуаль мәсьәләләренә кагыла. Георгий Новиков сүзләренчә, форум әлеге берләшмәне үстерергә, яңа проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
Конференциядә Валерий Чиссов Россиядә онкология өлкәсендә ярдәм күрсәтүнең бүгенге торышы һәм киләчәге мәсьәләсе хакында үз фикерләре белән уртаклашты. Россия һәм республика белгечләребез илебездәге сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүнең оештыру-методик чыганакларын файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү; өлкәдә сыйфат белән идарә итү системасында заманча оештыру-идарә технологияләрен гамәлгә кертү; социаль әһәмияткә ия булган авыруларны кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре; паллиатив медицинаның методологик һәм оештыру аспектларын гамәлгә кертү; медицина хезмәткәрләре иҗтимагый берләшмәләренең медицина өлкәсендә планлаштыру һәм идарә итү, медицина ярдәме сыйфатын күтәрү, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту кебек өлкәләрдә берләштерүче ролен үтәве, медицина өлкәсендә хокукый кагыйдәләрне үтәү кебек мәсьәләләр каралды.
Чараны “Медицина - яшәү дәрәҗәсе өчен” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе, Медицина хезмәткәрләренең иҗтимагый берләшмәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР медицина хезмәткәрләре Ассоциациясе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100