news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россиядә инвестицион климат торышы рейтингында өченче урында тора

Чит ил инвесторларын җәлеп итү буенча Илкүләм рейтинг агентлыгы рейтингына берьюлы 22 Россия төбәге кергән.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Биш елллык тарихы булган тикшеренү барышында беренче тапкыр 22 Россия төбәге чит ил инвесторларын җәлеп итә алган. Бу хакта "Известия", Илкүләм рейтинг агентлыгына сылтама белән, яза.

Рейтингның бишлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан, шулай ук Ямал-Ненецк автономлы округы һәм Сахалин кергән.

Төбәкләрнең рейтингта үз урыннарын яхшырту сәбәпләре булып, бизнесны алып баруда инфраструктураны җәелдерү һәм проектларны тормышка ашыруда институциональ шартларның үзгәрүе тора, диелгән тикшеренүдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100