news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Россиядә җиңел машиналар базарында дүртенче урынны били

Быел республикада 40 634 автомобиль сатылган. Рейтингны Мәскәү җитәкли, Татарстаннан соң дүртенче булып Краснодар крае килә.

 (Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Россиядә җиңел машиналар базарында дүртенче урынны били - агымдагы елның 3 кварталы нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Россия төбәкләрендә җиңел автомобильләр сату күрсәткечләрен «Автостат Инфо» агентлыгы өйрәнгән.

Быел республикада 40 634 автомобиль сатылган. 
 
Мәскәү һәм Санкт-Петербургта 214 222 җиңел машина сатылган. Ике каланың базарлары гомумроссия күләмендә 24,3 процентны тәшкил иткән.
 
Рейтингны Мәскәү җитәкли, анда өч кварталда 149 999 автомобиль сатылган. Икенче урын Мәскәү өлкәсенә туры килә - 71 473 автомобиль, ә өченче - Санкт-Петербургта (64 249).
 
Татарстаннан соң дүртенче булып Краснодар крае (34 567) тора.
 
Беренче унлыкка шулай ук Самара өлкәсе (30 786), Башкортстан (30 219), Ростов өлкәсе (24 163), Свердловск өлкәсе (23 596), Түбән Новгород өлкәсе (21 673) кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot