Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Татарстан Россиядә федераль технопарклар төзү программасын гамәлгә ашырырга әзер
^Татарстан Россиядә федераль технопарклар төзү программасын гамәлгә ашырырга әзер
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Татарстан Россиядә федераль технопарклар төзү программасын гамәлгә ашырырга әзер. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына хәзерге вакытта Каннада "MIPIM-2006" XVII Халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмә-ярминкәсендә катнашучы “Идея” Инновация-производство технопаркы ААҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Сергей Юшко хәбәр итте.
Искә төшереп үтик: бүген РФ Хөкүмәте Россиядә технопарклар төзү программасын хуплады. Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, РФ Премьер-министры Михаил Фрадков әлеге карарга кул куйган. Шуңа бәйле рәвештә Сергей Юшко шулай ук күргәзмәдә катнашучы махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Рычев белән Татарстанда федераль технопарк үсеше буенча конкрет чаралар күрү турында сөйләшүләр үткәргән. Яңа технопарк эшенең төп юнәлешләре нефть химиясе, IT-технологияләр өлкәсендә яңа эшләнмәләрне кертү булачак. Татарстандагы технопарк IBM компанияләрендә кызыксыну тудырган, аларның вәкилләре белән сөйләшүләр башланды инде, дип хәбәр итте С.Юшко.
“Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара дәрәҗәдә эшләрне координацияләү һәм бюджет акчаларын планлаштыру Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына йөкләнгән. Моннан тыш, Элемтә министрлыгына, Мәгариф һәм фән, Финанслар, Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыклары белән берлектә, 2006 елның икенче кварталында Хөкүмәткә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзү һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча тәкъдимнәр эшләргә кушылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз