news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Россиядә "Alibaba" сәүдә мәйданчыгын булдыруда сынау төбәге булачак - Шувалов

"Alibaba Group" – Кытайның интернет-коммерция өлкәсендә эшләүгә корылган хосусый компаниясе

 (Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Россиядә "Alibaba" халыкара сәүдә мәйданчыгын булдыруда сынау төбәге булачак. Бу хакта «Россия 24» телеканалына әңгәмәсендә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов хәбәр итте.

"Хәзер бу проектны, мөгаен, Татарстан Республикасында гамәлгә ашыра башларбыз. Аларда ике юнәлештә дә товар йөрешен тәэмин итү өчен логистика мөмкинлекләре бар", - диде Шувалов.

eadaily.com искәрткәнчә, нәкъ Игорь Шувалов Казанда 2013 елгы Универсиаданы оештыруда җаваплы иде, бу чарага әзерлек кысаларында 228 млрд сум үзләштерелде.

"Alibaba Group" – Кытайның интернет-коммерция өлкәсендә эшли торган хосусый компаниясе. Компаниянең "Alipay" электрон түләү системасы бар, шулай ук "Taobao" һәм "AliExpress" интернет кибетләре белән идарә итә.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе).

news_right_1
news_right_2
news_bot