news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россия туристлык-рекреация зоналары конкурсында 21 меңгә якын тавыш җыйды

Республика Россия Федерациясенең 10 төбәге арасында дүртенче урында тора.

Татарстан Россия туристлык-рекреация зоналары конкурсында 21 меңгә якын тавыш җыйды
Владимир Васильев

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан Республикасы 21 меңгә якын тавыш җыйды һәм Россиядә туристлык-рекреация кластерлары булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта мәгълүмат priroda.life сайтында урнаштырылган.

«Халык тавыш бирүе. Топ-10 регион. Татарстан Республикасы (Татарстан) - 20 785», - дип хәбәр ителә сайтта.

Республиканың ике гаризасы - «Кама Тамагы» һәм «Биектау» туристлык-рекреация кластерлары — хәзерге вакытта иң күп тавыш җыйган ун кластер арасына керә. Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан проектлары өчен тавыш бирергә чакырган иде.

Тавыш бирүдә илнең 68 төбәгеннән 115 проект катнаша. Конкурсның беренче этабы 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта 30 проект сайлап алыначак, һәм бер — тавыш бирү лидеры — автомат рәвештә иң яхшы унлыкка керәчәк.

Конкурста җиңүчеләргә аеруча саклауда булган табигать территорияләре базасында кластер булдыруда ярдәм итәчәкләр. Шулай итеп, кемпинглар һәм ял зоналары алар территориясендә түгел, ә табигать саклау зоналары тирәсендә барлыкка киләчәк.

Ошаган проектка priroda.life сайтында «География» бүлегенә керергә, почта яки социаль челтәр аша авторизацияләнергә, шуннан соң Россия картасыннан Татарстанны сайларга һәм тавыш бирергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100