Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Россия төбәкләренә 16 млн сумга татар телендәге дәреслекләр тапшырды
Татарстан быел Россиянең башка төбәкләрендәге мәктәпләргә 16 миллион сумга татар телендәге 32 мең дәреслек тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре координация советы утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Без Россия төбәкләрендәге мәктәпләрне республика хисабына укыту-методик әдәбият белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез», – диде ул.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, ел саен Россиянең башка төбәкләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Казанда квалификация арттыру курслары уза. Июньдә узган курсларда Россия Федерациясенең 15 субъектыннан килгән 50 укытучы катнашкан.
Министр сүзләренә караганда, ноябрьдә Россиянең 14 төбәгендәге мәктәпләрнең 100дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен бушлай курслар оештырылган.
Моннан тыш, быел 15 төбәктән 35 аерым фән укытучысы яңадан әзерлек узу һәм «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеген үзләштерү курсларын узган. «Киләсе елда бу юнәлештәге эш дәвам итәчәк», - дип ассызыклады Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз