news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Россия төбәкләре инновацион үсеш рейтингы лидерлары өчлегенә керде

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары инновацион үсеш рейтингының «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының Статистик тикшеренүләр һәм белемнәр икътисады институты тарафыннан әзерләнгән яңа, юбилей чыгарылышында икенче урынны алды. Төбәк илнең технологик яктан алга киткән территорияләре арасында үз позицияләрен яңадан ныгытты.

Татарстан рейтингта берьюлы берничә юнәлеш буенча югары нәтиҗәләр күрсәтте: ул «Инновацион эшчәнлек» индексы буенча лидер булды һәм инновацион сәясәт сыйфаты буенча беренче урынны алды. Республика шулай ук фәнни-техник потенциал һәм экспорт активлыгы өлкәсендә сизелерлек үсеш күрсәтте, әлеге блокларның һәркайсында дүрт позициягә күтәрелде.

Мондый күрсәткечләр Татарстанның инновацион яктан үсеш алган төбәкләрнең беренче төркемендә тотрыклы урын алуын тәэмин итте һәм Санкт-Петербург белән Түбән Новгород өлкәсен узып китәргә мөмкинлек бирде. Рейтингның узган чыгарылышында республика өченче урында иде, хәзер исә Мәскәүдән соң икенче баскычта ныгып урнашты. Россия башкаласы инде сигезенче ел рәттән лидер булып кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot