news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россия төбәкләре һәм чит илләрдә Сабантуйлар санын 399га кадәр арттырачак

Татарстан Россия төбәкләре һәм чит илләрдә Сабантуйлар санын 399га кадәр арттырачак
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Киләсе елда Сабантуй бәйрәмен Россия төбәкләре һәм чит илләрдә 399 тапкыр уздыру планлаштырыла. Бу хакта республика мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте.

«2024 елда Россиянең 61 төбәгендә 295 Сабантуй һәм чит илләрдә 104 бәйрәм уздырырга планлаштырабыз. Моннан тыш, дүрт зур Сабантуйны Марий Элда, Пермь краенда, Алтайда, Омск өлкәсендә уздырачакбыз», — дип планнар белән уртаклашты спикер. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Быел Россиядә һәм аннан читтә 364 Сабантуй оештырылган. Аларның 297 се Россиянең 54 төбәгендә һәм 67 якыны һәм ерак чит илләрдә. «Сабантуй халык бәйрәме — бик зур проект, татарларның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру формаларының берсе», — дип ассызыклады Натфуллин.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев киләсе елның җәендә Татарстан беренче тапкыр Таулы Алтайда Төрки Сабантуй үткәрәчәк, дип өстәде. «Беренче Төрки Сабантуйны оештыру өчен хәзер үк чаралар планы төзелә. Кешеләрне берләштерү, тарихыбызның катламын күтәрү ягыннан Сабантуй бик җитди ярдәм итә. Аның кысаларында без халыкара конференцияләр, очрашулар үткәрәбез», — диде ул.

Вице-премьер сүзләренчә, инде хәзер үк Таулы Алтайда Алтаистика фәнни-тикшеренү институты һәм Татарстан Фәннәр академиясе конференцияләр циклын башлый. «Быел беренче тапкыр Дубайда Сабантуй уздырдык. Бәйрәмгә 2 меңнән артык ватандашыбыз килде. Казахстанның республика Сабантуен киләсе елга Күкчәтауда уздыру турында карар кабул ителде. Тулы аңлау һәм ярдәм бар», — диде ул.

Моннан тыш, үз вакытында Казахстанда оештырыла башлаган Иртыш Сабантуе киләсе елда Омскида узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100