news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россия төбәкләре арасында йомырка җитештерү буенча лидерлар рәтенә керде

Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында йомырка җитештерү бер ел эчендә 22 процентка арткан.

Татарстан Россия төбәкләре арасында йомырка җитештерү буенча лидерлар рәтенә керде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Россия төбәкләре арасында йомырка җитештерү буенча лидерлар рәтенә керде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Ведомствода искәртүләренчә, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары 2018 елда 1 миллиард 54 миллион данә йомырка җитештергән. «Бу 2017 елдагы күрсәткечтән 190 миллион данәгә, ягъни 22 процентка артык», - дип ачыклык кертте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.

Аның сүзләренчә, узган елда Татарстан хуҗалыкларының барлык категорияләрендә 1 миллиард 386 миллион данәдән артык (2017 елда – 1 миллиард 187 миллион данә) йомырка җитештерелгән. Бу 2017 елдагы күрсәткечкә карата 116,8 процент тәшкил итә.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2018 елда илдә хуҗалыкларның барлык категорияләрендә дә йомырка җитештерү 61,55 миллион данәгә артып – 44,89 миллиардка, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында, 251,5 миллион данәгә артып, 36,2 миллиардка җиткән. Татарстаннан тыш, авыл хуҗалыгы оешмаларында йомырка җитештерү буенча лидерлар бишлегенә Ярославль, Рязань, Әстерхан өлкәләре һәм Ставрополь крае кергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100