news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россия төбәкләре арасында инвестиция климаты рейтингында янә икенче булды

Мәскәү һәм Татарстаннан тыш, лидерлар бишлегенә Төмән һәм Тула өлкәләре, Башкортстан Республикасы да керде.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан, Мәскәүдән генә калышып, Россия төбәкләре арасында инвестиция климаты торышы буенча икенче урынны алды. Бүген Стратегик инициативалар агентлыгы Петербург халыкара икътисади форумында 2020 ел нәтиҗәләре буенча шундый рейтинг тәкъдим итте.

«Без Татарстанның инвестицион командасы белән бергәләп башкара торган системалы эш федераль үзәк биргән бәядә дә чагылыш таба. Без янә беренче (Мәскәүдән кала бүтән төбәкләр арасында – Т-и иск.) Татарстан, алга!» - дип белдерде әлеге уңайдан ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Мәскәү һәм Татарстаннан тыш, лидерлар бишлегенә Төмән һәм Тула өлкәләре, Башкортстан Республикасы да керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100