news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Россия төбәкләре арасында хезмәт хакы күләме буенча 40нчы урында тора

Республикада аена 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алып эшләүчеләр 1,7 процентны тәшкил итә.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан 2017 елда Россия төбәкләре арасында хезмәт хакы күләме буенча 40нчы урынны алды. Әлеге тикшеренү РИА Новости заказы буенча РИА Рейтинг агентлыгы тарафыннан әзерләнгән.

Республикада аена 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алып эшләүчеләр 1,7 процентны тәшкил итә, ә 21,8 процентының эш хакы 15 меңгә тулмый.

ТР хезмәткәрләре арасында иң киң таралган хезмәт хаклары - 16 мең һәм 35 мең сум арасындагы диапазонда.

Ил буенча физик затларның кеременә салымнан тыш аена 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алып эшләүчеләр 4,39 процентны тәшкил итсә, 20,1 процентының эш хакы 15 меңгә тулмый.

Россиядә уртача хезмәт хакы 17-44 мең сум тәшкил итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot