news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан «Россия суы» бөтенроссия акциясендә янәдән җиңүче булды

Татарстан «Россия суы» бөтенроссия акциясендә янәдән җиңүче булды
Фото: ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте

РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында «Россия суы» сулыклар ярларын чистарту буенча бөтенроссия акциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Акция «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

2025 елның йомгаклары нигезендә Татарстан Республикасы сулыкларның экологиясен яхшыртуга аеруча зур өлеш кертүче һәм иң күп чаралар үткәрүче буларак беренче урынга лаек булды. Җиңүче дипломын ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриковка тапшырдылар.

Быел республикада 12 044 километр яр буе чистартылган, 6 794 чара үткәрелгән, аларда 410 423 кеше катнашкан. Татарстан 2021 елдан бирле Россия Федерациясе субъектлары арасында бу юнәлештә лидерларның берсе булып тора.

Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Рус география җәмгыятенең яшьләр үзәге җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллинга һәм «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Анна Баймяшкинага акцияне үткәрүдә актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot