Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Россия Президентын сайлауга әзерләнү өчен өстәмә 233 млн сум акча алачак
Татарстан Россия Президентын сайлауга әзерләнү һәм үткәрү өчен өстәмә рәвештә 233 млн сумнан артык акча алачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 35 нче утырышында комиссия рәисе урынбасары Андрей Нефедов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«11 гыйнварда Россия Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлауга әзерлек һәм үткәрү өчен барлык субъектларга, шул исәптән Татарстанга 233 млн 42 мең сум өстәмә акча бүлеп бирде — «ИнформУИК» проекты кысаларында участок комиссияләре әгъзаларының хезмәте өчен түләүгә», – дип сөйләде докладчы.
Ул акчаларның фатирларда йөрү ысулы белән сайлаучыларга адреслы мәгълүмат бирү өчен юнәлтеләчәген әйтте.
«Акчалар территориаль сайлау комиссияләре арасында адреслы мәгълүмат бирүдә катнашучы участок сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә хезмәт хакы түләү, бүләкләү өчен бүленә», – дип өстәде Нефедов.
Әйтик, эшне координацияләү өчен җаваплы участок комиссиясе әгъзасы — 10,4 мең сум, участок комиссиясе әгъзасы 9 мең сум алачак. Шулай ук актив эш өчен 1,5 мең сумга кадәр өстәмә түләү каралган.
«Шулай итеп, участок сайлау комиссиясе дәрәҗәсендә эшне координацияләү өчен җаваплы әгъза 26 мең сумнан артык акча алмаячак. Адреслы мәгълүмат бирү юнәлешендә эшләүче участок сайлау комиссиясе әгъзасы — 22,5 мең сумнан артык түгел», — дип билгеләп үтте спикер.
«ИнформУИК» мәгълүмат системасы һәм шул ук исемдәге мобиль кушымта 17 мартка билгеләнгән Россия Президенты сайлаулары алдыннан мәгълүмат кампаниясе барышында кулланылачак.
«ИнформУИК» проекты сайлаучыларга сайлаулар турында шәхси мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз