news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россия күләмендә җитештерелгән сөтнең 9,5 процентын сата

Узган тәүлектә 3129 тонна сөт сатылган

(Казан, 22 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан Россия күләмендә җитештерелгән сөтнең 9,5 процентын сата. Узган тәүлектә 3129 тонна сөт сатылган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Республика терлекчеләре сөт җитештерү күләмен арттыруны дәвам итә. Узган тәүлектә 3186 тонна сөт сатылган, бу узган елның шул чорына карата 112 процент тәшкил итә. Һәр сыердан 12,4 килограмм сөт савып алынган, бу узган елга караганда 1,2 килограммга артыграк.
Узган тәүлектә 3129 тонна сөт сатылган, бу узган елның шул чорына карата 116 процент дигән сүз. Сүз уңаеннан, 2008 елда Татарстан Россия масштабларында 8,4 процент сөт саткан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100