Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Россия исеменнән Дюссельдорфта “К-2016” пластик һәм каучук күргәзмәсендә катнаша
Рөстәм Миңнеханов “Мессе Дюссельдорф” күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Вернер Дорншайд белән очрашты.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Россия исеменнән Дюссельдорфта “К-2016” ХХ халыкара пластик һәм каучук күргәзмәсендә катнаша. Анда «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез» кебек танылган компанияләр үзләренең экспозицияләрен җәелдерде, шулай ук «ИнноКам» Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры берләштерелгән стендын куйды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мессе Дюссельдорф» күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Вернер Дорншайд белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әзеге үзәк территориясендә очрашып, сөйләшүләр алып барды. “Шушы зур чара, традицион рәвештә, үзенә әйдәп барган нефть-химия сәнәгате һәм чиктәш тармаклар вәкилләре игътибарын үзенә җәлеп итә, алар арасында Россия компанияләре дә бар, - диде ул Вернер Дорншайд белән сөйләшү барышында. - Бу күргәзмәнең үзенчәлеге шунда – биредә булып, химия, нефть химиясе, каучуклар җитештерү мәсьәләсендә дөньяның кай тарафка барганын күзаллап була”.
Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, Дюссельдорф күргәзмәсе ярдәме белән Казанда «Интерпластика Казан» пластмасса һәм каучук халыкара күргәзмәсе кебек зур чаралар уздырып була. Республика өчен «Мессе Дюссельдорф» тәҗрибәсе эреләрдән саналган яңа «Казан-Экспо» күргәзмә үзәге төзү буенча зур күләмле проектны тормышка ашырганда да мөһим.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Мессе Дюссельдорф» күргәзмә үзәге идарәсе рәисенә Татарстан делегациясе өчен «К-2016» экспонентларының аеруча әһәмиятле стендларын күреп өйрәнергә мөмкинлек бирә торган маршрут төзегән өчен рәхмәт әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз