Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Россия хөкүмәтенә эшкуарлар өчен микрозаймнар срогын арттырырга тәкъдим итә
Республиканың Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан бирелә торган микрозаймның максималь вакыты 3 ел тәшкил итте, хәзер – федераль үзәк карары буенча 2 ел гына.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар өчен микрозаймнар срокларын арттыру тәкъдиме белән Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә әзер.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле Михаил Кузнецов республика җитәкчесенең Чаллыда эшмәкәрләр белән очрашуында микрозаймнар — кирәкле ярдәм чарасы, дип искәртте.
2020 елга кадәр Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан бирелә торган микрозаймның максималь вакыты 3 ел тәшкил итте, хәзер — федераль үзәк карары буенча 2 ел гына. Ул кредит бирү срогын 5 елга кадәр арттырырга тәкъдим итте.
«Эшләрбез. Уен кагыйдәләрен үзгәртү — матур күренеш түгел. Бу вакытта (коронавирус таралу сәбәпле, чикләүләр дә бар — Т-и иск.) ике елга түгел, киресенчә, 4 елга кадәр булырга мөмкин (заемнар бирергә кирәк — Т-и иск.). Гомумән, сорау бик дөрес. Без дә хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә әзер. Булган горизонтны булса да кире кайтарырга кирәк (3 ел — Т-и иск.)» — диде ул.
Ул мәсьәләне федераль дәрәҗәдә Татарстаннан булган депутатлар да күтәрергә тиеш, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз