news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Росреестры җиде айда 340 меңнән артык гариза кабул иткән

Татарстан Росреестры җиде айда 340 меңнән артык гариза кабул иткән
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

2026 елның гыйнвар – июль айларында Татарстан Росреестры мөлкәтне кадастр исәбенә кую һәм теркәү өчен 340,3 меңнән артык гариза кабул иткән. Шуларның 250,3 меңен гражданнар һәм оешмалар электрон рәвештә җибәргән. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк.

Җиде айда милек хокукларын теркәү өчен барлыгы 268,1 мең гариза җибәрелгән. Тагын якынча 47,6 мең гариза объектларны кадастр исәбенә куюга кагылган.

Берьюлы кадастр исәбенә кую һәм милек хокукларын теркәү өчен 24,5 мең гариза җибәрелгән.

Гыйнвар – июль айларында документларны карау нәтиҗәсендә Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына карата 600,6 меңгә якын гариза теркәгән.

Шул исәптән 133,8 мең гариза торак биналарга, 110,3 мең гариза җир участокларына, тагын 6 мең гариза машина кую урыннарына кагылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot