news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Росреестры бердәм консультациләр көне үткәрде

Росреестр белгечләре меңнән артык татарстанлының сорауларына җавап бирде.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Росреестрның Татарстан буенча идарәсе территориаль бүлекләрендә ведомствоның гамәлгә куелуына 8 ел тулуга багышланган бердәм консультацияләр көне үткәрелде. Росреестр белгечләре меңнән артык татарстанлының күчемсез милекне кадастр учетына кую, җир участокларын һәм капиталь төзелеш объектларын дәүләт теркәвенә хокуклар һ.б. сорауларына җавап бирде, дип хәбәр иттеләр идарә матбугат хезмәтендә.

Гражданнарны Кадастра палатасы, Пенсия фонды, салым хезмәте һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белгечләре кабул итте.

Күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча консультацияне тәүлек дәвамында 8 800 100 34 34 номеры яки Skype ярдәмендә интернет-кабул итү буенча алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100