Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Роспотребнадзоры 100 килограммнан артык икмәк-күмәч продукциясен сатудан алган
Бу продукциянең яраклылык вакыты узу, саклау шартлары бозылу һәм товар турында дөрес мәгълүмат бирелмәү белән бәйле.
Татарстанда беренче яртыеллыкта әйләнештән 103,2 кг күләмендәге кондитер һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренең 41 партиясен гамәлдән чыгарганнар.
Бу продукциянең яраклылык вакыты узу, саклау шартлары бозылу һәм товар турында дөрес мәгълүмат бирелмәү белән бәйле, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор (Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт) идарәсе.
Барлыгы ведомство икмәк-күмәч әйберләре җитештерү буенча 11 предприятиене, шулай ук 68 кибет һәм кафены тикшергән. Закон бозган өчен хуҗаларга 138 мең сум штраф салынган, дүрт материал судка җибәрелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз