news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Росгвардиясе бурычларны Эчке эшләр министрлыгы белән бергә уңышлы башкарган

Кичә Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсендә 2017 елдагы хәрби эшчәнлеге буенча киңәйтелгән коллегия узды.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). Куелган бурычларны Росгвардия бүлекчәсе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән бергә уңышлы башкардылар, дип хәбәр итә Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Кичә Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсендә 2017 елдагы хәрби эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән киңәшмә узды. 

Төп докладны Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы полиция полковнигы Рөстәм Гомәров ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан иң көчле үсеш алган РФ төбәкләренең берсе булып тора. Узган елда төп вакыйга Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы булды. Барлыгы республика территориясендә 800 дән артык спорт чарасы уздырылган, шул исәптән 40 халыкара һәм федераль дәрәҗәдә, 200 дән артык массакүләм чара уздырылган, шуларның 35е халыкара, 100 дән артыгы балалар һәм яшүсмерләр катнашында, дип җиткерә Татарстан Републикасы Хөкүмәтә матбугат хезмәте.

Хәрби-хезмәт бурычларын үтәгәндә ведомство бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 2017 елда җинаять эшләүдә шикләнелгән 1640 граждан тоткарланган. Махсус операцияләр уздырып, 37 кг наркотик матдәләр, 6 берәмлек корал, 300 данә сугыш кирәк-яраклары, 400 грамм шартлаткыч матдәләр йолып алынган. 3 кг нан артык шартлаткыч матдәләр зарарсызландырылган.

Авиаотряд белән махсус операция уздырып, 15 браконьерлык, 13 биоресурсларны урлау фактлары ачыкланган, 4 берәмлек корал табылган. Дәүләт автоинспекциясе белән бергә уздырылган рейдларда 20 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.

Төп бурычларның берсе булган - объектларны ышанычлы саклау тәэмин ителгән - саклана торган объектларда урлашу очраклары булмаган.

Федераль бюджетка 800 миллионна артык акча күчерелгән, планның үтәлеше 106% тәшкил иткән.

2018 ел алдыннан Иовлева урамында күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, бу 29 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.

Рөстәм Гомәров шәхсән үз исеменнән һәм Росгвардиянең ТР буенча идарәсе коллективы исеменнән үзара хезмәттәшлек иткән ведомство вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

Утырыш тәмамланганда идарә хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте тапшырылды.

Коллегия утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100