Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Росгвардиясе башлыгы сугыш ветеранына Җиңүнең 80 еллыгы медален тапшырды
Казанда росгвардиячеләр ведомство ветераннарын, Бөек Ватан сугышы катнашучыларын һәм тыл хезмәтчәннәрен бүләкләү тантаналары үткәрә.
Беренче булып «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале белән отставкадагы милиция полковнигы Мануил Дәүләтшин бүләкләнде. Росгвардиянең ТР буенча территориаль идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты Рөстәм Гомәров Россия Президенты исеменнән бүләк тапшыру өчен фронтовикның өенә килде.
«Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан илнең югары баш командующие истәлекле медаль булдырды. Без сезгә әлеге медальне тантаналы рәвештә тапшыру өчен килдек», - дип билгеләп үтте Рөстәм Гомәров.
Полиция генерал-лейтенанты ветеранга Җиңүгә керткән өлеше өчен зур рәхмәт белдерде. Халыкның батырлыгы мәңгегә безнең хәтердә сакланачак, дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз