Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан режиссерының «Бушлык» фильмын Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә күрсәттеләр
Режиссер Павел Москвин бу кинолента сугыш турында түгел, ә гаилә һәм дингә карата мөнәсәбәт турында, дип искәртә.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә Татарстан режиссеры Павел Москвинның «Бушлык» («Пустота») фильмын күрсәттеләр һәм фикер алыштылар. Кинофильм кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» I төбәкара премиясенең иң яхшы фильмнары каталогына керә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу модераторы Ләйсән Дусаева бу режиссерның дебют эше булуын әйтте. Сюжет буенча, солдат сугыштан соң өенә кайта. Кичергәннәреннән бушанып, ул яңадан яши башларга омтыла. Әмма башка дин һәм милләт кешеләрен аңламаган битараф җәмгыять белән очраша. Төп герой үзе шунда, сугышта калган кебек һәм ул бары тик чистарынырга һәм гөнаһларыннан арынырга тели.
Режиссер Павел Москвин бу кинолента сугыш турында түгел, ә гаилә һәм дингә карата мөнәсәбәт турында, дип искәртә.
Бу фильм — «Спутник над Польшей», «Сталкер» һәм Peterhof Film Festival кебек халыкара кинофестивальләрдә катнашкан һәм лауреат булган.
30 октябрьдә Мәскәүнең Татар үзәгендә «Балалар альманахын» тәкъдим итәчәкләр — бу кыска метрлы шорт-бит һәм анимация. Чарага керү өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз