news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан режиссерлары төшергән фильмнар Мәскәү тамашачысына тәкъдим ителә

"Татарстан шорты" программасы уенлы кыска метрлы фильмнардан гыйбарәт.

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 18 ноябрь көнне Мәскәүдә Татарстан режиссерлары төшергән кинофильмнар күрсәтеләчәк. "Татарстан шорты" программасы уенлы кыска метрлы фильмнардан гыйбарәт. Анда соңгы елларда Казан халыкара кинофестивальләрендә җиңгән фильмнар тупланган, диелә чараны оештыручылар хәбәрендә.

Мәскәүлеләр республикада төшерелгән "Представь", "Хлопнул дверью и ушел","Сухая река", "N9", "Как вызвать дьявола в домашних условиях" фильмнарын карый алачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot