news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге 30 еллыгын билгеләп үтә

25 майда Екатеринбургта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең 30 еллыгын бәйрәм итү булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага хакимият вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, консуллар, партнерлар һәм күпсанлы кунаклар — Татарстан белән Свердловск өлкәсе арасындагы багланышларны кадерләүчеләр һәм хуплаучылар җыелды.

Бәйрәм Зәйнетдин Агафуров йорты ишегалдында башланып китте. Кунакларны традицион татар милли костюмында баян белән каршы алдылар. Кунаклар беренче кат фойесына җыелдылар, анда вәкиллекнең 30 еллыгына багышланган фотокүргәзмә белән таныша алдылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot