Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасының спорт министрлыгында Арча тренерлары бүләкләнде
Татарстан Республикасының спорт министрлыгында «Татарстан Республикасының спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2025» смотр-конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайты яза.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм ТРның сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Раушан Зарипов котлады.
Арча спорт мәктәбе җитәкчесе, көрәш тренеры Марат Сәләхов - «Массовость» номинациясендә 1нче урын.
Баскетболчылар әзерләүче Илсур Фәсхетдинов - «Спортның команда белән уйнау төре буенча яшь тренер» номинациясендә 1нче урын.
Көрәш тренеры Илүс Әскәров «Осталык» номинациясендә 3нче урын.
Футбол тренеры Ирек Мифтахов – «Спортның команда белән уйнау төрләре буенча осталык һәм камиллек» номинациясендә 3нче урын.
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз