Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстан Республикасының иң яхшы архивы» бәйгесе җиңүчеләрен атадылар
«Татарстан Республикасының иң яхшы архивы» конкурсында быел 51 предприятие катнашкан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.
Коммерцияле оешмалар арасында «Метроэлектротранс» МУП беренче урынга лаек булган, «Элита»АҖ – икенче, «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе» АҖ өченче урынны яулаган.
Коммерцияле булмаган оешмалар һәм гавами хакимият органнары арасында Сугыш ветераннары өчен госпиталь – беренче урында. Чистай балалар йорты – икенче, Казанның Идел буе һәм Вахит районнары хакимияте өченче урынны алган.
Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова «Татарстан Республикасының иң яхшы архивы» конкурсы ТР Рәисе ярдәме белән 2018 елдан башлап үткәрелүен искәртте.
Бәйгенең төп максаты – алдынгы технологияләрне кертү һәм оешма архивларының матди-техник базасын ныгыту.
Конкурс өч юнәлеш буенча үткәрелә: архив документларын саклау өчен норматив шартлар тудыру (архив биналарына капиталь ремонт ясау, автомат янгын сүндерү системаларын урнаштыру, металл киштәләр сатып алу); архивны мәгълүматлаштыру (компьютер, документларны цифрлаштыру өчен сканер, техник һәм программа чаралары сатып алу) һәм архив документларыннан файдалану (күргәзмә җиһазлары сатып алу).
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Гөлнара Габдрахманова җирле үзидарә органнары өчен «Муниципаль архивны комплектлау чыганагы буларак җирле үзидарә органының иң яхшы архивы» дигән махсус номинация кертелгәнен билгеләп узды.
Быел бу номинациядә җиңүчеләр саны 6дан 12гә кадәр арттырылган. Аларның һәрберсенә 375 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.
Конкурс барган җиде ел эчендә барлыгы 30 җирле үзидарә органы җиңүче булган, аларның 18е үз архив проектларын гамәлгә ашырган. Проектларны тормышка ашыруга барлыгы 6 миллион 750 мең сум акча юнәлдерелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз