news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге вәкиллеге бинасында ремонт башлана

Вәкиллек архитектура һәйкәле дип исәпләнгән Агафуровлар йортында урнашкан.

Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге вәкиллеге бинасында ремонт башлана
Алсу Исмәгыйлева

(Екатеринбург, 15 февраль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиллеге бинасында ремонт эшләре башланачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Свердловск өлкәсендәге татар эшмәкәрләре белән очрашуы вакытында ТР Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйлфанов хәбәр итте.

  • Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиллеге Агафуровлар йорты дип аталган, тарихи архитектура һәйкәле статусын йөрткән бинада урнашкан. Бу йортны 1895 елда Екатеринбургта танылган байлар, меценатлар, татар мөселман тормышына даими ярдәм итеп торган Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кашафетдин Агафуровлар төзегән. Архитекторы Юлий Дютель.

“Бинага ремонт ясауда Татарстан Республикасы ярдәм итә. Хәзерге вакытта белгечләр йорттагы коммуникацияләрне өйрәнә. Якын арада ремонт башланачак. Бина былтыр 3 декабрьдә вәкиллеккә даими бушлай кулланылышка тапшырылды”, - диде Гыйлфанов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100