news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетында “Хәләл-Френдли” сертификаты алган Казан кунакханәләрен бүләкләделәр

«Халәл-Френдли» «Чайна-Френд» программасының дәвамы

  (Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетында “Хәләл-Френдли Стандарт” программасы буенча сертификация узган Казан кунакханәләренә таныклык тапшырдылар.
«Корстон» комплексы һәм «Релита-Казан» кунакханә комплексы вәкилләрен сертификация буенча эксперт Илдар Мусин һәм Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бүләкләде.
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе хәләл стандартларын кертү эше берничә ел дәвам итә, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук туристка хәләл таләпләренә туры килә торган номер кирәклеген ничек билгеләнү белән кызыксынды. Мондый типтагы номерга урнашырга теләгән туристка бары тик бу теләген белдерергә генә кирәк икән.
«Халәл-Френдли» «Чайна-Френд» программасының дәвамы. “Хәләл-Френдли” стандартларын кертү мөселман төбәкләреннән күбрәк туристлар җәлеп итәргә һәм чит ил туристлар базарына чыгуны җиңеләйтәчәк. Проект туризм буенча федераль агентлык тарафыннан хупланган, дип белдерделәр Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot