Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе: “Республикада туризм өлкәсе тотрыклы үсеш күрсәтте”
Сергей Иванов хезмәттәшләренә уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде, кунакларга һәм туристларга Татарстанда күңелле ял теләде
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республикада яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады, дип белдерделәр комитетта.
“Хөрмәтле хезмәттәшләр, туризм индустриясе вәкилләре, республика кунаклары сезне якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән котлыйм!
Дөньядагы һәм илдәге үзгәреп торучан вәзгыятькә карамастан, узып баручы елда республикада туризм өлкәсе тотрыклы үсешкә иреште. Туристлык инфраструктурасы булдырылды: туклану, кунакларны урнаштыру урыннары, музейлар һәм музей-тыюлыклар безнең төбәкләр кунакларында кызыксыну уята.
2014 елда Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертү мөһим вакыйга булып истә калды. Ул республиканы читтә дә таныта торган мөһим вакыйга. Без берничә яңа чара үткәрдек, алар арасында “Бөек Болгар” тарихи корылмалар фестивале дә бар. Агымдагы елның җәендә Чистайда әдәби музей-тыюлык ачылды. Узган ел нәтиҗәләренә караганда,Казан “Минем галәм” илкүләм премиясе версиясе буенча сәяхәтләр өчен иң яхшы төбәк дип танылды. Хәзер безнең бурыч ирешелгән үрдән төшмәү һәм, туристлар 2015 елда да безне сайласыннар өчен, мөмкин булганның барысын да эшләү.
Яңа ел якынлашу белән Татарстан Республикасында чыршы бәйрәмнәре һәм бәйрәм ярминкәләре актив эшли башлый. Театрларда яңа ел тамашалары тәкъдим итә, ә музейлар заманча күргәзмәләр белән шаккаттырырга әзер. Татарстанда әле беркайчан да яңа ел күңел ачулары бу кадәр күп булганы юк иде. Яңа ел ялларында 500 дән артык мәдәни-күңел ачу чаралары узачак. Яңа ел каникулларында республикага Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар һәм сәяхәтчеләр көтәбез.
Хезмәттәшләремә нәтиҗәле эш алып барулары өчен рәхмәт белдерәм һәм киләсе елда барлык хыялларыгыз чынга ашуын, яңа проектлар һәм планнарның гамәлгә куелуын телим. Кунаклар һәм туристлар кунакчыл республикада ял итүдән уңай эмоцияләр алсын. Яңа ел бәхет, шатлык алып килсен!” – диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз