news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты “Интурцентр” эшчәнлеге тукталу турындагы мәгълүматны кире какты

Бүген Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында туроператорның эшчәнлеге тукталу турында мәгълүмат таралды

  (Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты “Интурцентр” эшчәнлеге тукталу турындагы мәгълүматны кире какты.

“Массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәгълүмат дөрес түгел: турфирма эшчәнлеген дәвам итә. Телефоннар эшли, офислар ачык”, - дип игълан итте Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Туризм агентлары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов журналистларга белдергәнчә, компаниянең банкротлыгы турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
“Әйе, компания финанс кыенлыклар кичерә. Хәзер алар бурычларын реструктуризацияләү белән шөгыльләнә”, - диде ул.

Бүген Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында туроператорның эшчәнлеге тукталу турында мәгълүмат таралды. Компаниядән мәгълүмат алып булмады, “Интурцентр” сайты техник сәбәпләр буенча ябык иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot