news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары-2010” конкурсына заявкалар кабул ителә

Бүгенгә конкурска катнашу теләге белән 7-8 дистәләп товарга заявка бирелгән

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә “Россиянең 100 иң яхшы товары” федераль прораммасы кысаларында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары-2010” региональ конкурсына 7 нче тапкыр старт бирелүе хакында игълан ителде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базарын һәм хезмәтләрен үстерү һәм анализлау бүлеге җитәкчесе Валентина Попова шуның буенча аңлатма бирде.

 

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары-2010” конкурсына быел 15 мартка кадәр “Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру үзәге” федераль дәүләт учреждениесенә (ФГУ “Татарстанский ЦСМ”) smi@tatcsm.ru электрон адресы, (843) 295-28-30 факсы яки 420029, Казан шәһәре, Журналистлар ур., 24 почта адресы буенча заявкалар кабул ителә. Элемтәгә керү өчен тел.: (843) 291-08-13 (ТатЦСМ), 292-08-65, 292-02-29 (ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы).

Оештыру комитеты тарафыннан конкурста катнашуда теркәлү взнослары беренче товар яки күрсәтелә торган хезмәткә 6 мең сум, икенче һәм аннан соңгы һәрбер товарга 5әр мең сум дип расланган, Татпотребсоюз предприятиеләре өчен взнос - 4 мең сум, халык нәфис һөнәрчелеге өчен – 500 сум.

 

Бүгенгә конкурска катнашу теләге белән 7-8 дистәләп товарга заявка алынган.

 

    

news_right_1
news_right_2
news_bot