Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре” республика конкурсы уздырыла
Республика конкурсында җиңүчеләр диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата приз алачаклар
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Татарстанда, ТР Президенты Указы нигезендә, «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» республика конкурсы башланды. Әлеге бәйге дәүләт гражданлык хезмәтенең абруен күтәрү, дәүләт идарәсе өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне тарату, һәнәри белеме һәм осталык дәрәҗәсе иң югары булган хезмәткәрләрне ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.
Дәүләт хезмәткәрләре төрле юнәлешләр буенча – тармакара идарә итү, законлылыкны, халыкның һәм территорияләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, икътисадның реаль секторына идарә, социаль тармак белән идарә итү, оештыру, мәгълүмати, документлар, хуҗалык һәм дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый яктан һәм кадрлар белән тәэмин итү һәм башка тармакларда көчләрен сыный алачаклар.
Әлеге бәйгедә Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре дә көч сынаша – конкурсның беренче этабында 54 хезмәткәр катнашты. Алар арасыннан дүрт хезмәткәр икенче турга үтте.
Алар: Мостафина Эльмира – социаль законнар һәм хокукый мәгълүмат бүлеге мөдире;
Хәбиров Марат – аналитика бүлегегең баш киңәшчесе;
Шакирова Эльвира – законнарны мониторинглау һәм коррупциягә каршы экспертиза секторы баш консультанты;
Шәрәфетдинова Гөлнара – редакцион-лингвистик экспертиза бүлеге баш консультанты.
Аларны, шәхси аралашу вакытында туган фикерләрен тыңлап, тармакны үстерү, дәүләт идарәсе эшчәнлеге эффектын күтәрү, дәүләт граждан хезмәткәренең һөнәри осталыкларын үстерү мәсьәләләре буенча язма эшләр белән танышканнан соң, конкурс комиссиясе бәяләячәк.
Конкурс комиссиясе составына Татарстан Республикасы дәүләт органнары, ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар буенча департамент, ТР Иҗтимагый палата, фән, мәгариф һәм башка оешмалардан вәкилләр кергән.
Республика конкурсында җиңүчеләр диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата приз алачаклар. Әлеге бәйгене ел саен үткәрергә исәплиләр.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шул хакта хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз