news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика бәйгесе игълан ителде

Конкурста кимендә ике буын фермерлар һәм бүгенге көндә гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булган бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары катнаша ала.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.

Конкурста  кимендә 2 буын фермерлар булган һәм бүгенге көндә  гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булган бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. Династия башлыгы итеп беренче буын КФХ башлыгы таныла, диелә ведомство хәбәрендә.

 Конкурс буенча сайлап алу критерийлары: 

  • КФХ әгъзалары һәм даими эшләүче хезмәткәрләр саны  (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәр өчен 1 балл);
  • шәхси эшкуарларның дәүләт реестрында гаилә фермер династиясе теркәлүнең гомуми срогы (һәр ел өчен 1 балл).

Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычлары булмаска тиеш.  

Гаризалар һәм документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы,  Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет.

Документлар һәм гаризалар 2021 елның 16 декабреннән 2022 елның 20 гыйнварына кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Премия бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында /agro.tatarstan.ru/, «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә, алга таба «Гаилә фермер династиясе» бүлекчәсендә урнаштырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100