news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасының электрон мәгариф җирлеге нинди булырга тиеш?

Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә 28 меңләп компьютер исәпләнә, аларның 6 меңе – бик тузган. Алар ярдәмендә бернинди бурычларны да чишәргә мөмкин түгел, дип саный ТРның Информацион технологияләр үзәге генераль директоры Н. Никифоров

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстан Республикасының электрон мәгариф җирлеге нинди булырга тиеш? Бүген бу мәсьәләгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТРның Информацион технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров ачыклык кертергә тырышты.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мәктәп укучыларының Интернет ресурслары белән ярышырга сәләтле белем бирү җирлеге юк. Шулай ук республика мәгариф учреждениеләрен яңадан заманча компьютерлар белән җиһазлау зарур.

“Электрон мәгариф җирлеге ни өчен кирәк?” дигән сорауга җавап биреп, ул, балаларын балалар бакчаларына урнаштыру өчен, шәһәр һәм район мәгариф идарәләренә гаризаны электрон рәвештә бирү һәм чиратның ничек баруын да шушы җирлектә күзәтеп торырга мөмкин икәнлеген әйтте. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен карау, теге яки бу предмет буенча электрон журнал булдыру һәм укытучыларга уңайлыклар тудырырга тиеш.

Николай Никифоров сүзләренчә, “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” проекты “Электрон Татарстан” комплекслы программасының бер өлеше булып тора. “Шулай итеп, без электрон җирлек төзибез. Анда һәр мәгариф учреждениесенең үз урыны була. Яңа төрдәге белем бирү материаллары кертелә. Монда татар телен өйрәнү буенча да аерым блок булачак ”, - диде үзәк башлыгы.

Әмма боларның барысын да башкарып чыгар өчен, инфраструктураның булуы кирәк. Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә 28 меңләп компьютер исәпләнә, аларның 6 меңе – бик тузган. Алар ярдәмендә бернинди бурычларны да чишәргә мөмкин түгел. Шул исәптән, белем бирү системасын яңартып кору, стандартларны кертү дә, дип саный Н.Никифоров.

2009 елда республиканың 40 – шәһәр һәм 43 авыл мәктәбендә 417 яңа компьютер куелган. 56 мәктәп югары тизлекле Интернетка тоташтырылган. Илле мәктәптә компьютер челтәре предмет кабинетларына кадәр сузылган. Беренче проект кысаларында Казанның 110 нчы урта мәктәбендә һәм Арчаның 5 нче гимназиясендә һәр сыйныфта компьютерлар һәм проектор урнаштырылган.

Николай Никифоров Укытучы елында һәрбер педагогны ноутбук белән тәэмин итәр өчен, 450 млн. сум акча кирәк булуын, бу бурычны федераль бюджет ярдәменнән башка башкарып чыгарга мөмкин булмавын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot